أَرْوَاحُنَا تُرَوَّحْ وَالصَّدْرُ صَاحِ يُشْرَحْ
Tt
صَلاةُ الله على مَنْ
صَدْرُهْ بِالنُّورِ مَشْروحْ
Аллаһның салаватлары булсын ул затка
Күкрәге аның нур белән ачылган
المُصطَفَى مُحَمَّدْ
حَبِيبِ القَلبِ وَالرُّوحْ
Мостафа Мөхәммәткә
Күңел һәм җанның сөеклесенә
أَرْوَاحُنَا تُرَوَّحْ
وَالصَّدْرْ صَاحْ يِشْرَحْ
Рухларыбыз ял итеп яңарыр
Һәм күкрәк шатлыктан киңәер
فِي جَاهْ طَهَ الأَفْسَحْ
فَاحْضُرْ مَعَانَا تَرْبَحْ
Таһаның иң киң мәрхәмәтле дәрәҗәсендә
Безгә кушыл, һәм син уңышка ирешерсең
وَاشْرَبْ لِكَأْسٍ أَطيَبْ
وذُقْ هَوَانَا وَاطْرَبْ
Иң ләззәтле касәдән эч син
Мөхәббәтебезне тат һәм ләззәтлән
وَفِي الحِمَى تَقَرَّب
تُعْطَى الصَّفَا وَتُمْنَحْ
Бу изге урында якынай син
Һәм сиңа сафлык белән тынычлык бирелер
وَاعزِمْ بِصَدْقٍ كَامِلْ
مَعْ سَادَةِ الفَضَائِلْ
Тулы ихласлык белән ният кыл син
Фазыйләт хуҗалары белән булырга
وَجَامِعِي الشَّمَائِلْ
وُرَّاثْ طَهَ الأَمْلَحْ
Күркәм сыйфатларны үзендә җыючылар –
Нурлы Таһаның варислары белән
وَارْقَ إِلَى المَعَالِي
وَمُرْتَقَى الكَمَالِ
Олуг үрләргә күтәрел син
Һәм камиллекнең иң югары биегенә
تَظْفَرْ بِعَيْشٍ حَالِي
تَرُوْحُ بِهْ وَتَسْرَحْ
Шунда татлы тормышка ирешерсең
Анда иркенләп һәм шатланып яшәрсең
للهِ مِنْ مَقَامِ
عَالٍ وَرَافِعْ سَامِي
Нинди гаҗәеп олуг, бөек, өстен дәрәҗә
Бөтен кешелекнең иң хәерлесе өчен –
لِخِيْرَةِ الأَنَامِ
مِنْ كُلِّ أَسْبَقْ أَصْلَحْ
Һәрбер асыл затлар арасында
Иң алдынгысы һәм иң тәкъвасы
وُرَّاثْ طَهَ الهَادِي
وَأَجْوَدِ الأَجْوَادِ
Туры юл күрсәтүче Таһаның варислары
Юмартларның иң юмарты булган затның
وَجَامِعِ الأَمْجَادِ
وَكُلِّ وَصْفٍ أَمْلَحْ
Бөтен бөеклекләрне үзендә туплаучының
Һәм һәрбер гүзәл сыйфатны җыючының
فِيْهِ المَلَاحَهْ تَمَّتْ
خَيْرَات فَضْلُهْ عَمَّتْ
Анда гүзәллек тулысынча камилләште
Аның мәрхәмәтенең игелеге һәр җиргә таралды
لَهُ المَطَايَا أَمَّتْ
مِنْ كُلِّ رَكْبٍ أَفْلَحْ
Атлар һәм дөяләр аңа йөз тотты
Һәрбер уңышка ирешкән кәрваннан
يَافَوْزَنَا بِحُبِّهْ
نَظْفَرْ عَسَى بِقُرْبِه
Аны яратуыбыз белән нинди бәхетлебез
Бәлки аңа якынаюга ирешербез
مَعَ خِيَارِ حِزْبِهْ
مِنْ كُلِّ صَادِقْ أَنْجَحْ
Аның җәмәгатенең иң яхшылары белән
Һәрбер ихлас һәм уңышка ирешүчеләр арасында
هُوْ مَعْدِن النَّجَاحِ
وَالفَوْزِ وَالصَّلَاحِ
Ул – уңышның нигезе һәм чыганагы
Җиңүнең һәм изгелекнең башы
وَرَاحَةُ الأَرْوَاحِ
بِهِ يَا احْبَابْ نَفْرَحْ
Һәм рухларның олуг юанычы –
Аның белән, сөекле кардәшләр, без шатланабыз
هُنَا وَفِيْ القِيَامَهْ
وَدَار لِلْمُقَامَهْ
Бу дөньяда һәм Кыямәт көнендә
Һәм мәңгелек яшәү йорты булган Ахирәттә
وَتُدْرِكُ السَّلَامَهْ
سَلَامْ رَبِّي تُمْنَحْ
Котылуга һәм иминлеккә ирешерсең –
Раббымның сәламе сиңа бүләк ителсен
تَحِيَّةِ الإلَهِ
لاهلِ المَقَامِ البَاهِي
Аллаһның сәламе булсын
Шул олуг һәм нурлы дәрәҗә ияләренә
مِنْ عَارِفٍ أوَّاهِ
صَلَّى لَهُ وَسَبَّحْ
Зарыгып сагынучы, гыйлемле колдан
Ул аңа салават әйтә һәм Аллаһны олуглый
وَمُقْتَدٍ بِأَحْمَدْ
المُصْطَفَى مُحَمَّدْ
Һәм Әхмәткә иярүчеләргә сәлам булсын
Сайланмыш Пәйгамбәр Мөхәммәткә
لَهُ الإلَه يَحْمَدْ
يَمْنَحُهْ حُبُّهْ يَمْنَحْ
Аны Аллаһ Тәгалә Үзе мактый
Аңа Үз мөхәббәтен бүләк итсен, һәм бирүен дәвам итсен
يَا رَبِّ هَبْنَا حُبَّا
وَمَعْرِفَهْ وَقُرْبَا
Йә Раббым, безгә мөхәббәтеңне бир
Сине тануны һәм Сиңа якынлыкны бүләк ит
وَأَهْلَنَا وَصَحْبَا
وَعَنَّنَا اعْفُ وَاصْفَحْ
Безгә, гаиләләребезгә һәм сәхабәләребезгә
Безне кичер һәм гөнаһларыбызны гафу ит
وَاخْتِمْ لَنَا بِالحُسْنَى
عَلَى مَقَامٍ أَسْنَى
Ахырыбызны хәерле кыл безнең
Иң биек һәм олуг дәрәҗәдә
وَشُربِ كَأَسٍ أَسْنَى
نَحِبْ لِقَائَكْ نَفْرَحْ
Һәм иң нурлы касәдән эчүне насыйп ит
Без Синең белән очрашуны сөябез һәм шатланабыз
نُرَافِقِ المُشَفَّعْ
ذَا القَدْرِ الأَعْلَى الأَرْفَعْ
Шәфәгать кылучы белән бергә булырга язсын
Иң югары һәм олуг дәрәҗә иясе булган зат белән
فِي حَال فَوْقَ المَطْمَعْ
دُوْنُهْ جَمِيْعِ المَطْمَحْ
Барлык өмет һәм теләкләрдән өстен халәттә –
Чөнки һәрбер омтылыш аның алдында түбән кала