بَحِبَّك وَ بَرِيْدَك
Сине яратам һәм сагынам
Tt
بَحِبَّك وَ بَرِيْدَك
وَاتْمَنَّى أَبُوس إِيدَك
Сине яратам, Сиңа омтылам
Мөбәрәк кулыңны үбәргә телим
خَدَّامَك وَمُرِيدَك
يَا جَدَّ الْحَسَنَيْن
Хезмәтчең һәм мөридеңмен
И Хәсән белән Хөсәеннең бабасы
حَبِيْبِي مُحَمَّد
مَفِيشْ زَيُّه اتْنِين
Сөеклем Мөхәммәд
Аңа тиң һичкем юк
حُبُّه سَاكِن قَلْبِي
يَزِيد كُلِّ اتْنَيْنِ
Мөхәббәте күңелемдә яши
Һәр мизгел саен арта бара
جَمَالُه وَ دَلَالُه
مِتْغَطِي بْجَلَالُه
Җамалы һәм назлы гүзәллеге
Җәлале белән чолганган
وَتِقْعُد قْبَالُه
تُشُوفْهُم الِاتْنَيْن
Алдында утырган чагыңда
Икесен дә бергә күрерсең
بَحِبَّك وَ بَرِيْدَك
وَاتْمَنَّى أَبُوس إِيدَك
Сине яратам, Сиңа омтылам
Мөбәрәк кулыңны үбәргә телим
خَدَّامَك وَمُرِيدَك
يَا جَدَّ الْحَسَنَيْن
Хезмәтчең һәм мөридеңмен
И Хәсән белән Хөсәеннең бабасы
يَا أَجْمَل هَدِيَّة
مِنْ رَبِّ الْبَرِيَّة
И иң гүзәл бүләк
Барча мәхлукатның Раббысыннан
لِكُلِّ الدُّنْيَا دِيَّا
يَا جَدَّ الْحَسَنَيْن
Бу бөтен дөньяга җибәрелгән
И Хәсән белән Хөсәеннең бабасы
مَاهْوِنْتَ قَمَرْهَا
وَانْتَ اللِّي مُنَوِرْهَا
Син аның ае
Син аны яктыртучы
وَمْفَتَاح اسَرَارْهَا
يَا جَدَّ الْحَسَنَيْن
Серләренең ачкычы Син
И Хәсән белән Хөсәеннең бабасы
بَحِبَّك وَ بَرِيْدَك
وَاتْمَنَّى أَبُوس إِيدَك
Сине яратам, Сиңа омтылам
Мөбәрәк кулыңны үбәргә телим
خَدَّامَك وَمُرِيدَك
يَا جَدَّ الْحَسَنَيْن
Хезмәтчең һәм мөридеңмен
И Хәсән белән Хөсәеннең бабасы
حَبِيبِي وَعْنَيَّا
أَحْمَد ضَيّ عْنَيَّا
Сөеклем, күз нурым
Әхмәд — күземнең яктысы
أَنْتَ الْغَالِي عَلَيَّا
يَا جَدَّ الْحَسَنَيْن
Син минем өчен иң кадерлесе
И Хәсән белән Хөсәеннең бабасы
وَبِنْتَك الْبَتُول
يَا عُيُونَ الرَّسُول
Пакь кызың Бәтүл
И Рәсүлнең күз нуры
نَرْجُو مِنْكُم قَبُول
يَا جَدَّ الْحَسَنَيْن
Сездән кабул итүне өмет итәбез
И Хәсән белән Хөсәеннең бабасы
بَحِبَّك وَ بَرِيْدَك
وَاتْمَنَّى أَبُوس إِيدَك
Сине яратам, Сиңа омтылам
Мөбәрәк кулыңны үбәргә телим
خَدَّامَك وَمُرِيدَك
يَا جَدَّ الْحَسَنَيْن
Хезмәтчең һәм мөридеңмен
И Хәсән белән Хөсәеннең бабасы
شُوفْتُه أَنِي قُصَادِي
اتْكَسَفْت أَنَادِي
Аны алдымда күргәч
Чакырырга оялдым
وِبْقَلْبِي سُهَادِي يَا جَدِّي
يَا جَدَّ الْحَسَنَيْن
Күңелем сагыштан ярсыса да
И бабам, Хәсән белән Хөсәеннең бабасы
يِنْدَهْلِي وَاجِيلُه
يِفْرِشْلِي مَنْدِيلُه
Ул мине чакыра, мин Аңа барам
Ул миңа үз чапанын җәя
حَبِيبِي أَنَادِيلُه
يَا جَدَّ الْحَسَنَيْن
Сөеклемне чакырам
И Хәсән белән Хөсәеннең бабасы