أَلْفٍ صَلَّى الله عَلَى زَيْنِ الْوُجُودْ
Мәүҗүдият бизәгенә Аллаһның мең салаватлары булсын
Tt
أَلْفٍ صَلَّى الله عَلَى زَيْنِ الْوُجُودْ
مَنْ سَكَنْ طَيْبَة وَخَيَّمْ في زَرُودْ
Аллаһтан мең салават булсын барлыкның бизәгенә,
Тайбәдә яшәүчегә һәм Зарудка төшүчегә.
يَا بُدُورَ الْحَيِّ يَا رَبْعَ الْكِرَامْ
بَلِّغُو ظَبْيَ الْحِمَى مِنِّي السَّلَامْ
И кавемнең тулган айлары, и затлыларның төяге,
Хәрәм киегенә миннән сәлам тапшырыгыз.
إِنْ تَهَتَكْنَا عَلَيْكُمْ لَا نُلَامْ
غَلَبَ الْوَجْدُ عَلَيْنَا وَ الْغَرَامْ
Сезгә булган гыйшкыбыз серне ачса да, без гаепле түгел,
Сагыш һәм мәхәббәт безне бөтенләй җиңде.
لَا يَنَامُ اللَّيْلَ عَاشِقْ مُسْتَهَامْ
إِنَّمَا النَّومُ عَلَى الْعَاشِقْ حَرَامْ
Гыйшык белән янган гашыйк төнлә йокы белмәс,
Чөнки гашыйк кешегә йокы — хәрәм.
سَادَتِي إِنْ لَمْ تَحِنُّو بِاللِّقَا
مِتُّ وَجْدًا فَلَكُمْ طُولُ الْبَقَاء
И хуҗаларым, дидар белән шәфкать итмәсәгез,
Сагыштан үләрмен, сезгә исә мәңгелек булсын.
أَنَا إِنْ لَمْ أَهْوَا غِزْلَانَ النَّقَاء
أَيُّ فَرْقٍ بَيْنَ قَلْبِي وَ الْجَمَادْ
Әгәр мин ән-Нәка киекләрен яратмасам,
Йөрәгем белән җансыз таш арасында нинди аерма бар?
آنَسَ اللهُ بِكُمْ أَوْقَاتَنَا
وَسَقَى وَادِيكُمُ فَيْضَ الْغَمَامْ
Аллаһ сезнең белән мизгелләребезне нурлы кылсын,
Һәм мул болытлар сезнең үзәнегезне сугарып торсын.