مِنْ جَمَالِ الْكَوْنِ خَمْرِي
Галәм гүзәллегеннән шәрабым
Tt
مِنْ جَمَالِ الْكَوْنِ خَمْرِي
ذَقْتُهُ صِرْفاً حَلَالَا
Галәмнең гүзәллегеннән минем шәрабым
Мин аны саф килеш татыдым, ул хәләлдер
وَهْوَ مِنْ أَوْصَافِ بَدْرِي
قَدْحَوَى ذَاكَ الْجَمَالَا
Ул минем Тулы Аемның сыйфатларыннандыр
Ул барча камил гүзәллекне үзенә сыйдырган
وَجْهٌ قَدْ لَاحَ سَنَاهْ
وَالْكَوْنُ غَدَا مِرْآهْ
Бер йөзер ки, аның нуры балкыды
Галәм исә аның көзгесенә әверелде
إِنْ رُمْتَ فُؤَادِي لِقَاهْ
فَاجْعَلْ هَوَاكَ هَوَاهْ
Күңелең Аны күрергә теләсә
Теләгеңне Аның теләгенә туры китер
أَنَا بِالْرُّوْحِ سَمَاءُ
أَنَا بِالْجِسْمِ هَبَاءُ
Рухым белән мин – киң күк йөзе
Тәнем белән исә – тузан гына
أَنَا زَهْرٌ أَنَا مَاءُ
تِهْتُ مِنْ وَجْدِي دَلَالَا
Мин – чәчәк, мин – су
Вәҗдемнең назлылыгыннан хәйран калдым
وَالْرُّوْحُ رَقَى مَرْقَاهْ
وَالْقَلْبُ غَدَا يَرْعَاهْ
Рух үзенең югары мәртәбәсенә күтәрелде
Күңел исә аны сакларга кереште
وَالْجِسْمُ سَعَى مَسْعَاهْ
لِيَنَالَ بِذَاكَ مُنَاهْ
Тән дә үз юлы белән ашыкты
Шул рәвешле үзенең изге теләгенә ирешер өчен
يَا عَذُوْلاً لَامَ جَهْلاً
مُغْرَماً قَدْ نَالَ وَصْلَا
И наданлык белән гаепләүче
Кавышуга ирешкән гашыйкны
إِنْ تَلُمْ صِدْقاً سَتُبْلَى
وَتَذُوْقُ الْحُبَّ حَالاَ
Ихласлык белән гаепләсәң, үзең дә сыналачаксың
Һәм бу мәхәббәтне шул мизгелдә татырсың
بِفَنَائِكَ عَنْ سِوَاهْ
تَأْوِيْ لِفِنَاءِ بَقَاهْ
Аңардан башка һәрнәрсәдән фәна булуың белән
Аның бакыйлык мәйданына сыенырсың
وَبِبَرْدِ شَرَابِ رِضَاهْ
يُطْفِي الْفُؤَادُ جَوَاهْ
Аның ризалыгы шәрабының салкынлыгы белән
Күңелнең янулы сагышы сүнәр
صَلَوَاتُ اللهِ تُهْدَى
مِنْ جَمِيْعِ الْطِّيْبِ أَنْدَى
Аллаһның салаватлары бүләк ителсен
Барлык хушбуйлардан да татлырак булсын
لِرَسُوْلٍ قَدْ تَبَدَّى
نُوْرُهُ يَمْحُو الْضَّلَالَا
Килгән Рәсүлебезгә булсын ул салаватлар
Аның нуры барлык адашуларны җуяр
بِسَلامٍ لا يَتَنَاهْ
وَالْاَلِ أُهَيْلِ الْجَاهْ
Чиксез бер сәлам белән
Аның гаиләсенә – бөек мәртәбә ияләренә
وَالْصَّحْبِ وَمَنْ وَالَاهْ
وَجِيْعِ رِجَالِ الله
Сәхабәләренә һәм аларга иярүчеләргә
Һәм Аллаһның барлык дусларына