مَنْ مِثْلُ أحمد
Әхмәт кебек кем бар?
Tt
اللهْ اللهُ اللهْ اللهُ
اللهْ اللهُ تَبَارَكَ اللهُ
Аллаһ Аллаһ, Аллаһ Аллаһ
Аллаһ Аллаһ, мөбарәктер Аллаһ
مَنْ مِثْلُ أَحْمَدَ فِي الكَوْنَيْنِ نَهْوَاهُ
بَدْرٌ جَمِيعُ الوَرَى فِي حُسْنِهِ تَاهُوا
Ике дөньяда Әхмәт кебек сөекле кем бар?
Ул – тулган ай, бар җан ияләре аның гүзәллегендә хәйран калды
مَن مِثْلُهُ وَ إِلَهُ الْعَرْشِ شَرَّفَهُ
بِالْخَلْقِ وَ الْخُلْقِ إِنَّ اللَّهَ أَعْطَاهُ
Аның кебек кем бар? Гарш Иясе аны олылады
Буын-кыяфәт һәм күркәм холык белән Аллаһ аны нигъмәтләде
وَالشَّمْسُ تَخْجَلُ مِنْ أَنْوَارِ طَلْعَتِهِ
حَارَتْ عُقُولُ الْوَرَى فِي فَهْمِ مَعْنَاهُ
Кояш та ояла аның йөзе нурларыннан
Кешеләрнең акыллары аның асылын аңлауда гаҗиз калды
تَبَارَكَ اللَّهُ مَا أَحْلَى شَمَائِلَهُ
حَازَ الْجَمَالَ فَمَا أَبْهَى مُحَيَّاهُ
Аллаһ мөбарәктер, аның сыйфатлары нинди татлы
Ул бөтен гүзәллеккә ия булды, йөзе нинди нурлы!
يَا عُرْبَ وَادِي النَّقَى يَا أَهْلَ كَاظِمَةٍ
فِي حَيِّكُمْ قَمَرٌ فِي الْقَلْبِ مَثْوَاهُ
Әй Нәкый үзәне гарәпләре, әй Казыйма халкы
Сезнең арагызда бер ай бар, аның урыны – күңел түрендә
صَلَّى عَلَيْهِ إِلَهُ الْعَرْشِ مَا طَلَعَتْ
شَمْسٌ وَ مَا حَدْحَدَ الْحَادِي مَطَايَاهُ
Гарш Иясе аңа салават юлласын, кояш чыккан саен
Һәм кәрванчы үз дөяләрен куган саен
اللهُ بِالْمَدْحِ لِلْمُخْتارِ مَنَّ عَلَيّْ
عَسَى يُرى لِيَ بَيْنَ المَادِحِيْنَ حَلَي
Аллаһ миңа Сайлап алынганны мактау нигъмәтен бирде
Шул мактаучылар арасында миңа да бер урын булыр, шәт
إِذَا أَتَيْتُ لِأَقْرَا الصُّحْفَ مِنْ عَمَلِيْ
مَالِي سِوَى مَنْ لَهُ فَضْلٌ يُشِيْرُ إِلَىّ
Гамәл дәфтәрләремне укырга килгәч
Юмартлык Иясеннән башка таянычым юк, Ул миңа Үз фазыйләтен күрсәтер
مُحَمَّدٌ سَيِّدُ الكَوْنَيْنِ وَالثَّقَلَيْـنِ
وَالفَرِيقَيْنِ مِنْ عُرْبٍ وَمِنْ عَجَمِ
Мөхәммәд – ике дөньяның һәм инс-җеннәрнең хуҗасы
Гарәп һәм гаҗәм – ике төркемнең дә әфәндесе
هُوَ الحَبِيبُ الذِّي تُرْجَى شَفَاعَتُهُ
لِكُلِّ هَوْلٍ مِنَ الأَهْوَالِ مُقْتَحَمِ
Ул – шәфәгате өмет ителгән сөекле заткай
Басып килүче һәрбер куркыныч хәлләрдә
نَبِيُّنَا الآمِرُ النَّاهِي فَلاَ أَحَدٌ
أَبَرَّ فِي قَوْلِ لاَ مِنْهُ وَلاَ نَعَمِ
Безнең Пәйгамбәр – боеручы һәм тыючы, беркем юк
«Юк» яки «әйе» дигәндә аңардан да турырак сүзле
كَالزَّهْرِ فِي تَرَفٍ وَالبَدْرِ فِي شَرَفٍ
وَالبَحْرِ فِي كَرَمٍ وَالدَّهْرِ فِي هِمَمِ
Нәзакәттә чәчәк кебек, бөеклектә тулган ай кебек
Юмартлыкта диңгез кебек, омтылышта замана кебек
يِا رَبِّ بِالمُصْطَفَى بَلِّغْ مَقَاصِدَنَا
وَاغْفِرْ لَنَا مَا مَضَى يَا وَاسِعَ الكَرَمِ
И Раббым, Мостафа хакына максатларыбызга ирештер
Үткән гөнаһларыбызны гафу ит, әй чиксез Юмарт Иясе
وَاغْفِرْ إِلَهِي لِكُلِ المُسْلِمِينَ بِمَا
يَتْلُونَ فِي المَسْجِدِ الأَقْصَى وَفِي الحَرَمِ
Илаһым, барча мөселманнарның гөнаһларын кичер
Әл-Әксый мәсҗидендә һәм Харамда укылганнар хакына
بِجَاهِ مَنْ بَيْتُهُ فِي طَيْبَةٍ حَرَمٌ
وَإسْمُهُ قَسَمٌ مِنْ أَعْظَمِ الْقَسَمِ
Йорты Тайбәдә изге урын булган затның дәрәҗәсе хакына
Аның исеме – иң бөек антларның берседер