Tt
I envy the sand that met his feet
Аның аяк эзләренә тигән комга кызыгам
I’m jealous of honey he tasted sweet
Ул татыган татлы балга көнләшәм
Of birds that hovered above his head
Башы өстендә канат җилпегән кошларга
Of spiders who spun their sacred web
Мөбарәк җәтмә үргән үрмәкүчкә кызыгам
To save him from his enemies
Аны дошманнарыннан саклау өчен
I envy clouds formed from the seas
Диңгезләрдән торган болытларга кызыгам
That gave him cover from the heat
Челлә эссесеннән аны каплаганнары өчен
Of a sun whose light could not compete
Нурлары аның нурына тиң булмаган кояштан
With his, whose face did shine so bright
Аның йөзе шундый якты иде
That all was clear in blinding night
Төннәрне дә көндөз итте нуры
I envy sightless trees that gazed
Аңа баккан сукыр агачларга кызыгам
Upon his form completely dazed
Аның гүзәллегеннән телсез калганнарга
Not knowing if the sun had risen
Кояш чыкканын да алар белмәде
But felt themselves in unison
Тик алар аның белән бергә иде
With those who prayed, and fasted too
Намаз укучы һәм ураза тотучылар белән
Simply because he told them to
Ул шулай кушканга гына шулай иттеләр
With truth and kindness, charity
Хаклык, мәрхәмәт һәм игелек белән
From God who gave such clarity
Шундый ачыклык биргән Аллаһыдан
His mercy comes in one He sent
Аның рәхмәте Ул җибәргән Илчедә
To mold our hearts more heaven bent
Калбләребезне Күккә юнәлтү өчен
I envy all there at his side
Аның янында булганнарга кызыгам
Who watched the turning of the tide
Заманаларның үзгәрүен күрүчеләргә
As truth prevailed and falsehood fled
Хакыйкать җиңеп, ялган качканда
And hope restored life to the dead
Өмет үлгән җаннарга җан өргәндә
Men and Women through him found grace
Ирләр һәм хатыннар аның аша мәрхәмәт тапты
To seek together God’s noble face
Бергәләп Раббыбызның дидарына омтылырга
I envy the cup that gave him drink
Ул су эчкән тустаганга кызыгам
His thoughts that helped us all to think
Безне уйландырган аның фикерләренә
To be one thought that passed his mind
Аның зиһененнән үткән бер уй булырга
Inspiring him to act so kind
Аны изгелеккә этәргән уй булырга
For me this world is not one jot
Бу дөнья минем өчен бер чүп тә түгел
If I could simply be a thought
Әгәр аның бер кечкенә уе була алсам
From him to God throughout the ages
Гасырлар аша аның Раббыга догасы булып
As revelation came in stages
Вәхиләр берәм-берәм иңгән вакытта
I pity all who think it odd
Моны сәер дип санаучыларга җаным ачый
To hear him say there is one God
"Аллаһ бер" дигән сүзен ишеткәндә
Or he was sent by God to men
Яки аның Илче булып килүенә
To hone their spirits’ acumen
Рухларның үткенлеген чарларга
It’s pride that blinds us from the sight
Тәкәбберлек күзебезне сукырайта
That helps good men to see his light
Изгеләргә аның нурын күрергә бирми
He taught us all to be God’s slaves
Ул безне Аллаһ колы булырга өйрәтте
And he will be the one who saves
Һәм ул коткаручыбыз булачак
Humanity from sinful pride
Кешелекне гөнаһлы тәкәбберлектән
Muhammad has God on his side
Мөхәммәд белән һәрчак Аллаһ бергә
So on this day be blessed and sing
Шуңа күрә бу көнне шөкер итеп җырлагыз
For he was born to grace our Spring
Чөнки ул язларыбызны бизәргә туды
With lilies, flowers, life’s rebirth
Лилияләр, чәчәкләр, тормыш яңаруы белән
In a dome of green like his on earth
Җирдәге яшел гөмбәз астында