خُذْ مَا صَفَا وَدَعِ الْكَدَر
Сафын ал, болганычын калдыр.
Tt
Tt
يَا رَبَّنَا يَا رَبَّنَا
غِثْنَا بِقُرْبِ الـْمُصْطَفَى
Йә Раббыбыз, йә Раббыбыз,
Мустафаның якынлыгы белән безгә ярдәм бир
وَ ارْحَمْ إِلَهِي ضَعْفَنَا
بِٱلْمُصْطَفَىٰ خَيْرِ ٱلْبَشَرْ
Йә Илаһым, зәгыйфьлегебезгә рәхим ит,
кешеләрнең иң хәерлесе — Мустафа хакына
خُذْ مَا صَفَا وَدَعِ الْكَدَرْ
وَكِلِ الْأُمُورَ إلى الْقَدَرْ
Саф булганын ал, пакь булмаганын калдыр,
барлык эшләрне Тәкъдиргә тапшыр
مَهْمَا غُلِبْتَ كَمَا أَمَرْ
هَادِي الْوَرَى خَيْرُ الْبَشَرْ
Ничек җиңелсәң дә, ул кушканча эшлә,
галәмнәрне туры юлга өндәүче, кешеләрнең иң хәерлесе
إِنَّ الْأُمُورَ جَرَى بِهَا
قَلَمٌ عَلَى الْلَّوْحِ الْأَغَرْ
Шөбһәсез, барча эшләр язылгандыр,
нурлы Ләүхел-Мәхфуз өстендә каләм белән
فِي سَابِقِ الْعِلْمِ الْقَدِيمْ
مِنْ قَبْلِ إِيجَادِ الْصُّوَرْ
Әзәли кадим гыйлемдә,
сурәтләр бар ителгәнчегә кадәр
يَا رَبَّنَا يَا رَبَّنَا
غِثْنَا بِقُرْبِ الـْمُصْطَفَى
Йә Раббыбыз, йә Раббыбыз,
Мустафаның якынлыгы белән безгә ярдәм бир
وَ ارْحَمْ إِلَهِي ضَعْفَنَا
بِٱلْمُصْطَفَىٰ خَيْرِ ٱلْبَشَرْ
Йә Илаһым, зәгыйфьлегебезгә рәхим ит,
кешеләрнең иң хәерлесе — Мустафа хакына
وَدَعِ الْهُمُومَ فَإِنَّهَا
يَا صَاحِبِي مَحْضُ الْضَّرَرْ
Кайгы-хәсрәтләрне ташла, чөнки алар,
и дустым, фәкать зыян гына китерә
وَاغْنَمْ زَمَانَكَ وَاسْتَرِحْ
مِنْ لَوْ وَلِمْ تَلْقَ الْظَّفَرْ
Вакытыңның кадерен бел һәм тынычлан,
"әгәр" һәм "нишләп"тән котылып, уңышка ирешерсең
وَارْجِعْ إِلَى اللَّهِ إِذَا
مَالَحَّ خَطْبٌ أَوْ عَصَرْ
Һәм Аллаһка кайт, кайчан гына
авырлык яки кыенлык сине кысса
وَإِذَا بُلِيتَ بِمِحْنَةٍ
فَاصْبِرْ لَهَا فِيمَنْ صَبَرْ
Әгәр берәр сынау килсә сиңа,
сабыр итүчеләр белән бергә сабырлык кыл
يَا رَبَّنَا يَا رَبَّنَا
غِثْنَا بِقُرْبِ الـْمُصْطَفَى
Йә Раббыбыз, йә Раббыбыз,
Мустафаның якынлыгы белән безгә ярдәм бир
وَ ارْحَمْ إِلَهِي ضَعْفَنَا
بِٱلْمُصْطَفَىٰ خَيْرِ ٱلْبَشَرْ
Йә Илаһым, зәгыйфьлегебезгә рәхим ит,
кешеләрнең иң хәерлесе — Мустафа хакына
مِنْ كُلِّ بَرٍّ مُوقِنٍ
مُتَوَقِّرٍ عِنْدَ الْغِيَرْ
Иманлы һәм изге җаннардан бул,
язмыш үзгәргәндә кадер-хөрмәтен саклаган
وَإِذَا خُصِصْتَ بِنِعْمَةٍ
فَاشْكُرْ مَعَ مَنْ قَدْ شَكَرْ
Әгәр берәр нигъмәткә ирешсәң,
шөкер итүчеләр белән бергә шөкер кыл
لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينْ
تُعْطَ الْمَزِيدَ كَمَا ذَكَرْ
Галәмнәрнең Раббысы Аллаһка,
Ул вәгъдә иткәнчә, нигъмәтең артыр
وَاعْمَلْ لِنَفْسِكَ صَالِحًا
تَنْجُو بِهِ مِنْ كُلِّ شَرْ
Үзең өчен изге гамәлләр кыл,
алар белән һәрбер яманлыктан котылырсың
يَا رَبَّنَا يَا رَبَّنَا
غِثْنَا بِقُرْبِ الـْمُصْطَفَى
Йә Раббыбыз, йә Раббыбыз,
Мустафаның якынлыгы белән безгә ярдәм бир
وَ ارْحَمْ إِلَهِي ضَعْفَنَا
بِٱلْمُصْطَفَىٰ خَيْرِ ٱلْبَشَرْ
Йә Илаһым, зәгыйфьлегебезгә рәхим ит,
кешеләрнең иң хәерлесе — Мустафа хакына
وَتَفُوزُ بِالْحُسْنَى وَبِالْــــ
ــــجَنَّاتِ دَارِ الْمُسْتَقَرْ
Һәм иң хәерлесе белән җиңүгә ирешерсең,
мәңгелек йорт булган җәннәтләр белән
دَارِ الْبَقَا دَارِ الْنَّعِيمْ
دَارِ الْكَرَامَةِ وَالْنَّظَرْ
Бакыйлык йорты, нигъмәтләр йорты,
хөрмәт һәм Дидар күрү йорты
وَأَعِدَّ زَادَكَ لِلْمَعَادْ
مِنْ قَبْلِ يَفْجَاكَ الْحَذَرْ
Ахирәт өчен азыгыңны әзерлә,
үлем көтмәгәндә килеп җиткәнче
فَالْمَوْتُ آتٍ عَنْ قَرِيبْ
وَلَعَلَّ يَوْمَكَ قَدْ حَضَرْ
Чөнки үлем тиздән килер,
бәлки, синең көнең инде килеп җиткәндер
يَا رَبَّنَا يَا رَبَّنَا
غِثْنَا بِقُرْبِ الـْمُصْطَفَى
Йә Раббыбыз, йә Раббыбыз,
Мустафаның якынлыгы белән безгә ярдәм бир
وَ ارْحَمْ إِلَهِي ضَعْفَنَا
بِٱلْمُصْطَفَىٰ خَيْرِ ٱلْبَشَرْ
Йә Илаһым, зәгыйфьлегебезгә рәхим ит,
кешеләрнең иң хәерлесе — Мустафа хакына
يَا رَبُّ أَنْتَ الْمُبْتَغَى
وَالْمُرْتَجَى وَالْمُدَّخَرْ
Йә Раббым, Син — максатыбыз,
өметебез һәм саклаган хәзинәбез
يَا رَبَّنَا فَاسْتُرْ وَسَا
مِحْ أَنْتَ أَكْرَمُ مَنْ سَتَرْ
Йә Раббыбыз, гөнаһларыбызны яшер һәм кичер,
Син — гаепләрне яшерүчеләрнең иң юмарты
يَا رَبَّنَا وَانْظُرْ إِلَيـْــــ
ـــنَا أَنْتَ أَحْسَنُ مَنْ نَظَرْ
Йә Раббыбыз, безгә рәхмәт белән кара,
Син — караучыларның иң хәерлесе
يَا رَبَّنَا وَاخْتِمْ لَنَا
بِالْخَيْرِ إِنْ حَانَ الْسَّفَرْ
Йә Раббыбыз, ахырыбызны хәерле кыл,
соңгы сәфәргә чыгар вакыт җиткәч
يَا رَبَّنَا يَا رَبَّنَا
غِثْنَا بِقُرْبِ الـْمُصْطَفَى
Йә Раббыбыз, йә Раббыбыз,
Мустафаның якынлыгы белән безгә ярдәм бир
وَ ارْحَمْ إِلَهِي ضَعْفَنَا
بِٱلْمُصْطَفَىٰ خَيْرِ ٱلْبَشَرْ
Йә Илаһым, зәгыйфьлегебезгә рәхим ит,
кешеләрнең иң хәерлесе — Мустафа хакына
ثُمَّ الصَّلَاةُ عَلَى الرَّسُولْ
خَيْرِ الْبَرِيَّةِ مِنْ مُضَرْ
Соңыннан Рәсүлгә салаватлар булсын,
Мудар кабиләсеннән булган халыкларның иң хәерлесенә
خَتْمِ الْنَّبِيِّينَ الْكِرَامْ
نِعْمَ الْمَصَابِيحُ الْغُرَرْ
Мөхтәрәм пәйгамбәрләрнең мөһере,
нурлы яктырткычларның иң гүзәле
وَآلِهِ وَاصْحَابِهِ
وَالتَّابِعِينَ عَلَى الْأَثَرْ
Аның гаиләсенә һәм әсхабларына,
һәм аларның юлыннан баручы табигыйннарга
مَا هَبَّتِ الـــنَّسَمَاتُ بِالْــــ
ــــعَرْفِ الْمُعَنْبَرِ في الْسَّحَرْ
Таң атканда җилләр искән саен,
гөмбәр исе кебек хуш исле җилләр белән
يَا رَبَّنَا يَا رَبَّنَا
غِثْنَا بِقُرْبِ الـْمُصْطَفَى
Йә Раббыбыз, йә Раббыбыз,
Мустафаның якынлыгы белән безгә ярдәм бир
وَ ارْحَمْ إِلَهِي ضَعْفَنَا
بِٱلْمُصْطَفَىٰ خَيْرِ ٱلْبَشَرْ
Йә Илаһым, зәгыйфьлегебезгә рәхим ит,
кешеләрнең иң хәерлесе — Мустафа хакына
أَوْ غَرَّدَتْ وُرْقُ الْحِمَى
فَوْقَ الْغُصُونِ مِنَ الْشَّجَرْ
Яки изге җирнең күгәрченнәре сайраганда,
агачларның ботаклары өстендә