يَا وَاهِبَ الْإِنْسَانِ أَسْبَابَ الْهُدَى
И инсанга һидәят сәбәпләрен бирүче
Tt
يَا وَاهِبَ الْإِنْسَانِ أَسْبَابَ الْهُدَى
يَا مَنْ بِحَمْدِ الْعَالَمِينَ تَفَرَّدَا
И кешелеккә һидәят сәбәпләрен Бирүче
И галәмнәрнең мактавында бердәнбер Булучы
لِي عِنْدَ بَابِكَ يَا إِلَهِي دَعْوَةٌ
فِيهَا رَجَاءُ الْعُمْرِ جَاءَ مُجَسَّدَا
Илаһым, Синең ишегеңдә минем бер үтенечем бар
Анда бөтен гомерлек өметем гәүдәләнгән
أَنْتَ الَّذِي مَا خَابَ عِنْدَكَ سَائِلٌ
أَيَكُونُ بَابُكَ دُونَ سُؤْلِي مُؤْصَدَا
Сорап килүчеләрне өметсез калдырмаучы – Син
Теләгем алдында ишегең ябык булырмы ни?
فَبِفَضْلِكَ اللَّهُمَّ عِشْتُ مُوَحِّدا
أَيُرَدُّ عِنْدَكَ مَنْ أَتَاكَ مُوَحِّدَا
Аллаһым, юмартлыгың белән мөвәххид булып яшәдем
Сиңа тәүхид белән килүче кире кагылырмы?
سُؤْلِي كَذَاتِكَ وَاحِدٌ فَبِحَقِّهَا
لَوْ لَحْظَةً دَعْنِي أُشَاهِدَ أَحْمَدَا
Теләгем Синең Затың кебек бердер, шул берлек хакына
Бер мизгелгә булса да миңа Әхмәдне күрергә насыйп ит