صَلَاةُ الْبَدْرِيَّة
Бәдрия салаты
Tt
Tt
صَلَاةُ اللّٰه سَلَامُ اللّٰه
عَلَىٰ طٰهٰ رَسُولِ اللّٰه
Аллаһның салаты, Аллаһның сәламе булсын
Таһага — Аллаһның илчесенә
صَلَاةُ اللّٰه سَلَامُ الله
عَلَىٰ يٰسٓ حَبِيبِ الله
Аллаһның салаты, Аллаһның сәламе булсын
Ясинга — Аллаһның сөеклесенә
تَوَسَّلْنَا بِبِسْمِ الله
وَبِالْهَادِي رَسُولِ الله
Аллаһ исеме белән вәсилә кылабыз
Һәм туры юлга өндәүче Аллаһ илчесе белән
وَكُلِّ مُجَاهِدٍ لِلّٰه
بِأَهْلِ الْبَدْرِ يَا الله
Һәм Аллаһ юлындагы һәр мөҗәһит белән
Бәдер әһле хакына, я Аллаһ!
إِلَهِي سَلِّمِ الْأُمَّةْ
مِنَ الْآفَاتِ وَالنِّقْمَةْ
Илаһым, өммәтне имин кыл
Бәла-казалардан һәм җәзадан
وَمِنْ هَمٍّ وَمِنْ غُمَّةْ
بِأَهْلِ الْبَدْرِ يَا الله
Кайгылардан һәм хәсрәтләрдән
Бәдер әһле хакына, я Аллаһ!
إِلَهِي نَجِّنَا وَاكْشِفْ
جَمِيعَ أَذِيَّةٍ وَاصْرِفْ
Илаһым, безне коткар һәм ачып ташла
Барлык кыенлыкларны, һәм читләштер
مَكَائِدَ الْعِدَا وَالْطُفْ
بِأَهْلِ الْبَدْرِ يَا الله
Дошманнар хәйләсен мәрхәмәт белән
Бәдер әһле хакына, я Аллаһ!
إِلَهِي نَفِّسِ الْكُرَبَا
مِنَ الْعَاصِينَ وَالْعَطْبَا
Илаһым, авырлыкларны җиңеләйт
Гөнаһлылардан һәм һәлакәтләрдән
وَكُلِّ بَلِيَّةٍ وَوَبَا
بِأَهْلِ الْبَدْرِ يَا الله
Һәрбер бәла һәм эпидемиядән
Бәдер әһле хакына, я Аллаһ!
فَكَمْ مِنْ رَحْمَةٍ حَصَلَتْ
وَكَمْ مِنْ ذِلَّةٍ فَصَلَتْ
Күпме рәхмәтләргә ирешелде
Күпме түбәнлекләр бетерелде
وَكَمْ مِنْ نِعْمَةٍ وَصَلَتْ
بِأَهْلِ الْبَدْرِ يَا الله
Күпме нигъмәтләр иреште
Бәдер әһле хакына, я Аллаһ!
وَكَمْ أَغْنَيْتَ ذَا الْعُمْرِ
وَكَمْ أَوْلَيْتَ ذَا الْفَقْرِ
Күпме картларга байлык бирдең
Күпме фәкыйрьләргә игелек кылдың
وَكَمْ عَافَيْتَ ذَا الْوِزْرِ
بِأَهْلِ الْبَدْرِ يَا الله
Күпме гөнаһлыга шифа бирдең
Бәдер әһле хакына, я Аллаһ!
لَقَدْ ضَاقَتْ عَلَى الْقَلْبِ
جَمِيعَ الْاَرْضِ مَعَ رَحْبِ
Күңелгә бик тар булып тоелды
Җир йөзе, бөтен киңлеге белән
فَانْجُ مِنَ الْبَلَا الصَّعْبِ
بِأَهْلِ الْبَدْرِ يَا الله
Безне бу авыр бәлаләрдән коткар
Бәдер әһле хакына, я Аллаһ!
أَتَيْنَا طَالِبِي الرِّفْقِ
وَجُلِّ الْخَيْرِ وَالسَّعْدِ
Мәрхәмәт сорап килдек без
Барлык игелек һәм бәхет сорап
فَوَسِّعْ مِنْحَةَ الْأَيْدِي
بِأَهْلِ الْبَدْرِ يَا الله
Бездәге нигъмәтләреңне киңәйт
Бәдер әһле хакына, я Аллаһ!
فَلَا تَرْدُدْ مَعَ الْخَيْبَةْ
بَلِ اجْعَلْنَا عَلَى الطَّيْبَةْ
Өметсез калдырып кире какма
Бәлки игелеккә ирештер безне
أَيَا ذَا الْعِزِّ وَالْهَيْبَةْ
بِأَهْلِ الْبَدْرِ يَا الله
И Гыйззәт һәм Мәһабәт иясе
Бәдер әһле хакына, я Аллаһ!
وَإِنْ تَرْدُدْ فَمَنْ نَأْتِي
بِنَيْلِ جَمِيعِ حَاجَاتِي
Әгәр Син каксаң, кемгә барырбыз
Ихтыяҗларыбызны үтәү өчен?
أَيَا جَالِي الْمُلِمَّاتِ
بِأَهْلِ الْبَدْرِ يَا الله
И кайгыларны бетерүче
Бәдер әһле хакына, я Аллаһ!
إِلَهِي أَغْفِرْ وَأَكْرِمْنَا
بِنَيْلِ مَطَالِبٍ مِنَّا
Илаһым, безне гафу ит һәм хөрмәтлә
Максатларыбызга ирештереп
وَدَفْعِ مَسَاءَةٍ عَنَّا
بِأَهْلِ الْبَدْرِ يَا اَللّٰه
Һәм яманлыкны бездән куып
Бәдер әһле хакына, я Аллаһ!
إِلَهِي أَنْتَ ذُو لُطْفٍ
وَ ذُو فَضْلٍ وَ ذُو عَطْفٍ
Илаһым, Син мәрхәмәт Иясе
Юмартлык һәм шәфкать Иясе
وَكَمْ مِنْ كُرْبَةٍ تَنْفِي
بِأَهْلِ الْبَدْرِ يَا اَللّٰه
Күпме хәсрәтләрне бетердең Син
Бәдер әһле хакына, я Аллаһ!
وَصَلِّ عَلَى النَّبِي الْبَرِّ
بِلَا عَدٍّ وَلَا حَصْرٍ
Хәерле Пәйгамбәргә салават юлла
Чиксез һәм сансыз рәвештә
وَآلِ سَادَةٍ غُرٍّ
بِأَهْلِ الْبَدْرِ يَا اَللّٰه
Һәм аның нурлы нәселенә
Бәдер әһле хакына, я Аллаһ!