هَذَا الْمَقَامُ الَّذِي لَاذَتْ بِهِ الْأُمَمُ
Бу — өммәтләр сыенган мәкам.
Tt
هَذَا الْمَقَامُ الَّذِي لَاذَتْ بِهِ الْأُمَمُ
وَأَذْعَنَتْ لِعُلَاهُ الْعُرْبُ وَالْعَجَمُ
Бу мәкамгә барча өммәтләр сыенды
Аның бөеклегенә гарәп тә, гаҗәм дә баш иде.
هَذَا مَقَامُ رَسُولِ اللَّهْ أَكْرَمُ مَنْ
جَاءَتْهُ مِنْ رَبِّهِ الْأَحْكَامُ وَالْحِكَمُ
Бу – Аллаһ Илчесенең мәкаме, Ул иң хөрмәтле зат
Раббысыннан аңа хөкемнәр һәм хикмәтләр иңде.
هَذَا مُحَمَّدُ الْهَادِي الَّذِي مُحِيَتْ
عَنَّا بِنُورِ هُدَاهُ الْظُّلْمُ وَ الْظُّلَمُ
Бу – туры юл күрсәтүче Мөхәммәд, аның нуры белән
Безне чорнаган бар караңгылык һәм зөлымнәр җуелды.
هَذَا الَّذِي قَدْ سَمَا فَوْقَ الْسَّمَا
إِلَى مَقَامِ عِزٍّ تَنَاهَتْ دُونَهُ الْأُمَمُ
Бу – күкләр өстенә, олы дәрәҗәгә күтәрелгән зат
Башка өммәтләр ирешә алмаган изге мәкамгә җитте.
يَا سَيِّدِي يَا رَسُولَ اللَّهْ يَا أَمَلِي
يَا مَنْ أَلُوذُ بِهِ إِنْ زَلَّتِ الْقَدَمُ
И хуҗам, и Аллаһ Илчесе, и минем өметем
И аягым тайган чакта мин сыена торган зат.
بِكَ اهْتَدَيْتُ إِلَى الْإِيمَانِ فَاتَّصَلَتْ
بِذَاكَ عِنْدِي مِنْ أَفْضَالِكَ الْنِّعَمُ
Синең аша иманга ирештем һәм шуның белән
Синең юмартлыгыңнан миңа нигъмәтләр иреште.
صَلَّى عَلَيْكَ إِلَهُ الْخَلْقِ مَا سَجَعَتْ
وَرْقٌ وَمَا هَطَلَتْ مِنْ سُحْبِهَا دِيَمُ
Галәмнәр Раббысы сиңа салават яудырсын, күгәрченнәр гөрләгәндә
Һәм болутлардан туктаусыз яңгырлар яуганда.