وَاصَلُونِي بَعْدَ بُعْدِي
Ераклыгымнан соң минем белән кавыштылар
Tt
وَاصَلُونِي بَعْدَ بُعْدِي
وَرَعُوا سَالِفَ عَهْدِي
Ераклыктан соң алар мине кавыштырдылар
һәм элеккеге вәгъдәмне сакладылар
وَعلَى رَغْمِ الْحَسُودِ
أَنْجَزُوا بِالْوَصْلِ وَعْدِي
Көнчеләргә карамастан
кавышу вәгъдәсен үтәделәр
يَا سُرُورْي بالَّتدَاني
يَا هَنَا حَظِّي وَسَعْدِي
Якынлыктан килгән шатлыгым минем!
И бәхет-сәгадәтем минем!
جَادَ لِي بَدْرِي بِوَصْلِ
يا هَنَائِي نِلْتُ قَصْدِي
Тулган аем миңа кавышу бүләк итте
И куанычым, максатыма ирештем
فَاجْتَمِعْ يَا مَاءَ عَيْني
وانْطَفِي يَا نَارَ وَجْدِي
Җыелгыз (шатлыктан), и күз яшьләрем
һәм сүн, и сагыш утым
أَنَا فِي لَيْلَةِ أُنْسِي
قَدْ صَفَا مَوْرِدُ وِرْدِي
Мин – якынлык кичәсендә
рухи чишмәмнең суы сафланды
وَتَناولْتُ كُؤُوسي
بَين رَيْحَانٍ وَوَرْدِ
Касәләремне кулыма алдым
райхан һәм гөлләр арасында
مِنْ يَدَيْ حُلْوِ الْتثَنيِّ
فَاتِنٍ أَهْيَفِ قَدِّ
Назлы хәрәкәтле зат кулыннан
соклангыч, зифа буйлы берәүдән
تَارَةً يُنْشِدُ خُذْ كَاسِي
وَطَوْراً هَاكَ خَدِّي
Гәх җырлар: «ал касәмне»
гәх әйтер: «мә битләремне»
إِنْ أَقُلْ يَا أَلْفَ مَوْلَى
قَالَ لِي يَا أَلْفَ عَبْدِي
Әгәр «и мең мәртәбәле Хуҗам» дисәм
ул «и мең мәртәбәле Колым» дип җавап бирер
أَوْ سَقَى الْمَمْزُوجَ غَيْرِي
خَصَّنِي بالْصِّرْفِ وَحْدِي
Башкаларга катнаш эчемлек бирсә
мине генә саф эчемлек белән сыйлар
في هَوَاهُ دَعْ مَلاَمِي
وَاطْرِحْ غَييِّ وَرُشْدِي
Аның мәхәббәтендә мине битәрләмәгез
адашуымны һәм дөреслегемне читкә куегыз
نَارُ وَجْدِي في هَوَاهُ
كَنَعِيمِ الْخُلدِ عِنْدِي
Аның мәхәббәтендәге сагыш утым
минем өчен мәңгелек җәннәт нигъмәте кебек