عَلَيْكَ صَلَّى اللهْ يَا خَيْرَ خَلْقِ اللهْ
Сиңа Аллаһның рәхмәте булсын, и Аллаһның иң хәерле мәхлугы
Tt
عَلَيْكَ صَلَّى اللهْ يَا خَيْرَ خَلْقِ اللهْ
وَالْآلِ وَالْأَصْحَابْ وَالْقَوْمِ أَهْلِ اللهْ
يَا كَعْبَةَ الْأَسْرَارْ وَمَنْبَعِ الْأَنْوَارْ
بِالْعَزْمِ يَا مُخْتَارْ أَيَّدْتَ دِينَ اللهْ
И серләр Кәгъбәсе, и нурлар чишмәсе,
Олы омтылыш белән, и Сайланмыш, Аллаһ динен куәтләдең.
فِدَاؤُكَ الْأَرْوَاحْ وَمِثْلُهَا الْأَشْبَاحْ
يَا خِيِرَةَ الْفَتَّاحْ مِنْ أَنْبِيَاءِ اللهْ
Җаннар сиңа фида булсын, һәм шулай ук тәннәр дә,
И Аллаһ пәйгамбәрләре арасыннан Фәттахның сайлап алганы.
يَا مَنْ لَهُ الْبُرْهَانْ وَخُلْقُهُ الْقُرْآنْ
مَا كَانَتِ الْأَكْوَانْ وَحَقِّهِ لَوْلَاهْ
И ачык бөрһан иясе, әхлагы Коръән булган зат,
Аның хакына ант итеп әйтәм: ул булмаса, галәмнәр дә булмас иде.
لِوَاؤُكَ الْمَرْفُوعْ وَقَوْلُكَ الْمَسْمُوعْ
وَحُبُّكَ الْمَطْبُوعْ فِي مُهْجَةِ الْأَوَّاهْ
Байрагың югары күтәрелгән, сүзең исә ишетелгән,
Мәхәббәтең һәрбер аһ итүче моңлы йөрәккә мөһерләнгән.
نَدْعُوكَ بِالسِّبْطَيْنْ لِكَشْفِ هَذَا الْغَيْمْ
يَا مَلْجَأَ الْكَوْنَيْنْ بِالْخَطْبِ بَعْدَ اللهْ
Ике оныгың хакына бу кайгы болытын таратуыңны сорыйбыз,
И Аллаһтан соң авыр чакта ике дөньяның сыену урыны.
هَا أَنْتَ فِي الْمَحْشَرْ مُؤَيَّدُ الْمَظْهَرْ
فَكُلَّمَا تُذْكَرْ عَلَيْكَ صَلَّى اللهْ
Менә Мәхшәр мәйданында син бөек халәттә куәтләнерсең,
Сине һәр искә алган саен Аллаһ сиңа салават кылсын.