لِغَيْرِ جَمَالِكُمْ نَظَرِي حَرَامُ
Сезнең гүзәллегегездән башкага карашым харам.
Tt
لِغَيْرِ جَمَالِكُمْ نَظَرِي حَرَامُ
وَغَيْرُ كَلَامُكُمْ عِنْدِي كِلَامُ
Сезнең гүзәллектән башкага каравым хәрам
Сезнең сүзегездән башкасы минем өчен буш сүз генә.
وَعُمْرُ الْنَّسْرِ مِنْكُمْ بَعْضُ يَوْمٍ
وَسَاعَةُ غَيْرِكُمْ عَامٌ فَعَامُ
Сезнең янда бөркет гомере — көннең бер өлеше
Сездән башка үткән һәр сәгать — еллар арты ел.
وَصَبْرِي عَنْكُمُ شَيْءٌ مُحَالٌ
وَمَا لِي قَاتِلٌ إِلَّا الْفِطَامُ
Сездән аерылып түземлек итү — мөмкин булмас хәл
Мине аерылудан башка үтерүче юк.
إِذَا عَايَنْتُكُمْ زَالَتْ هُمُومِيْ
وَإِنْ غِبْتُمْ دَنَا مِنِّيْ الْحِمَامُ
Сезне күргәч, барлык кайгыларым таралып китә
Әгәр күздән югалсагыз, миңа үлем якынлаша.
أَوَدُّ بِأَنْ أَكُونَ لَكُمْ جَلِيسًا
وَتُنْصَبَ لِي بِرَبْعِكُمُ خِيَامُ
Сезнең белән бергә утыручы булырга телим
Сезнең төбәгегездә минем чатырларым корылса иде.
فَدَاوُوا بِالْوِصَالِ مَرِيضَ هَجْرٍ
يَهِيمُ بِكُمْ إِذَا سَجَعَ الْحَمَامُ
Аерылудан чирләгәнне кавышу белән дәвалагыз
Күгәрченнәр гөрләгәндә, ул сезне сагынып ашкына.
حَدِيثُ غَرَامِهِ فِيكُمْ قَدِيمٌ
وَمَلْبَسُهُ مِنَ الْحُبِّ الْسِّقَامُ
Сезгә булган гыйшык хикәясе бик борынгы
Мәхәббәттән кигән киеме исә — сагыш һәм чир.
فَأَنْتُمْ فِي الْأُصُولِ أَجَلُّ أَصْلٍ
إِذَا شِئْتُمْ تَحَصَّلَ لِي الْمَرَامُ
Сез — асыллар арасында иң бөек асыл
Теләгегез булса, максат-морадым җиңел табылыр.
بِكُمْ صَعْبُ الْأُمُورِ يَعُودُ سَهْلًا
فَبِالْإِحْسَانِ جُودُوا يَا كِرَامُ
Сезнең белән авыр эшләр җиңеллеккә әверелә
Юмартлык күрсәтегез, и мәрхәмәтле затлар.
وَلَيْسَ سِوَاكُمُ لِلْجُودِ أَهْلًا
فَكَيْفَ نَزِيلُ سُوحِكُمُ يُضَامُ
Сездән башка юмартлыкка лаек зат юк
Сезнең ишегегезгә килгән кунак ничек рәнҗетелсен?